Пятница, 17.05.2024, 14:27
Приветствую Вас Гость | RSS

Сайт профсоюза "Детский сад №5 "Камыр Батыр"

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » 2017 » Апрель » 21 » Метод берләшмә булды
17:13
Метод берләшмә булды
14.04.2017.

Чираттагы метод берләшмә14нче апрель көнне "Камыр Батыр" балалар бакчасында булды. Бу берләшмәгә Фәридә Харисовна Абзяпарова җитәкчелегендә районыбызныӊ татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләре җыелган иде. Беренче кечкенәләр "В" татар төркемендә эшләүче тәрбияче Ләйсән Хафизовна Вафина сөйләм телен үстерү өлкәсе буенча төзелгән "Теремкәй - дуслык иле" дип аталган шөгыль күрсәтте. Шөгыль "Теремкәй" әкиятен сәхнәләштерү формасында алып барылды. Сюрприз"башлык"лар табу белән башланып киткән шөгыль, "башлык"лар кигән балаларныӊ тәрбияче белән берлектә урмандагы матур теремкәйгә сәяхәте белән дәвам итте, соӊрак балалар тарафыннан шигырь сөйләү һәм нәтиҗә булып, балаларныӊ дуслыкларын күрсәткән күмәк "Түгәрәк" биюе белән тәмамланды. Шөгыль бар яктан да камил, төзек, яшь үзенчәлекләрен күздә тотып оештырылган булганлыктан, куелган максат, бурычларны тулысынча аклады. Тамашачыларга, килгән кунакларга бик ошады һәм уӊай бәяләнде. Шөгыльдән соӊ Ләйсән Хафиз кызы тарафыннан "Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү" дигән темага чыгыш тыӊланылды. Чыгыштан соӊ, килгән кунаклар белән "Аяк театры" курчаклары ярдәмендә уен уйнатылды. Метод берләшмә, шул бакчада эшләүче тәрбиячеләр - Надежда Алексеевна, Зинаида Алексеевна, Ләйсән Рөстәмовна, Рәмилә Кирамовна, Лилия Равилевна, Зилә Зәйнетдиновна, Наталья Петровна һ.б. ярдәме белән әзерләнгән "Тылсымлы театр дөньясы" дигән күргәзмә белән тәмамланды. Метод берләшмәгә килгән һәркем күтәренке кәеф, уӊай йогынтылар белән таралышты.
Просмотров: 143 | Добавил: Эльза | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Апрель 2017  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz