21.10.2016.
Республика күләм оештырылган СӘЙЯР бәйгесе театр фестивале нигезләмәсе буенча безнең алда драмма, комедия һәм музыкаль спектакль жанры арасында сайлау мөмкинлеге бар иде. Габдулла Тукай иҗаты белән бәйләп, без музыкаль спектакльне сәхнәләштерүгә алындык. Сүз дә юк безнең алда бик тә катлаулы бирем. Чөнки, Тукай иҗаты күпкурлы, без аны бергә тупларга һәм шул рәвештә аның тормыш һәм халык турындагы фикерләрен бергә җыйнадык. Конкурсның муниципаль этабында 2 нче урынга ия булдык.