Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Главная » 2016 » Апрель » 29 » “Сандугачтай моңлы Тукай теле”
14:50 “Сандугачтай моңлы Тукай теле” |
26.04.2016.
Быелгы яз бик тә үзенчәлекле, чөнки Габдулла Тукайның олы юбилее. Аңа 130 ел тулды. Безнең өчен бәйрәм булган шушы олы көн якынлашкан саен, Тукай безгә тагын да якыная, аның шәхесе, тарихтагы урыны безгә тагын да олырак, мәһабәтрәк булып күренә. Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтү, аны искә төшерү “Камыр Батыр” балалар бакчасында да тантаналы рәвештә үткәрелде. “Сандугачтай моңлы Тукай теле” исеменә нигезләнеп үткәрелгән шигъри кичә балаларны янәдән Тукай иленә сәяхәткә алып китеп, аларга күңелле кәеф бүләк итте. Балалар Тукай әсәрләренә язылган җырларны җырлап, шигырьләрен укып сәхнәләштерделәр.
|
Просмотров: 174 |
Добавил: Эльза
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
| | |